Махсус проект · 30 август 2026

Татарстан

Республика көне

Экспозиция тавыш белән тулырак ачыла

Махсус проект · 30 август 2026

Татарстан

Республика көне30 · 08 · 2026

Флаг, герб һәм гимннан башлап дөньякүләм саммитларга кадәр — Татарстанны тулаем тасвирлый торган махсус проект.

Республика символлары

Символлар

1991 елга кадәр Татарстанда дәүләт символлары юк иде. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенитеты турында” декларация (1992 елның 7 февраленнән рәсми атамасы – Татарстан Республикасы) кабул иткәннән соң, дәүләт символикасын булдыру юнәлешендә эш башлана.

ТР Конституция комиссиясенең дәүләт флагы, дәүләт гербы, дәүләт гимнын булдыру буенча эшче төркемне шагыйрь, 1990-1995 елларда халык депутаты Ренат Харис җитәкләгән.

I
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы

Флаг

Яшел, ак, кызыл

Татарстан Республикасы дәүләт флагы 1991 елның 29 ноябрендә ТР Югары Советы Карары нигезендә расланган. Дәүләт флагы авторы –ТР халык рәссамы, Г.Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.

ТР Дәүләт флагы – ул триколор: яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора.

Ак полосасы уртада, флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә, яшел полосасы өстә. Яшел һәм кызыл полосалар үлчәме буенча бертөрле. Флаг киңлегенең озынлыгына нисбәте – 1:2.

Яшел төс – тормыш, яшәеш, яңарыш, Ислам дине төсе. Ак төс – пакълык билгесе, кызыл төс – яшәеш, сәламәтлек, энергия, көч-куәт төсе.

II
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы

Герб

Канатлы барс — Ак Барс

7 февраль – Татарстан Республикасы гербы көне. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Татарстан Республикасының Дәүләт гербы авторлары – Назыйм Ханзафаров (идеясе), Риф Фәхретдинов (башкаручы).

«Рәсми Татарстан» сайтындагы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә «Татарстан» дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчыгыннан тора.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш –кызыл; Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк – яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән йөгертелгән.

Гербның үзәгендә – канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс – республика гражданнары һәм халкының яклаучысы.

Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.

Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.

Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе – югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.

Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.

Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.

Барсның койрыгы тотышы аның яхшы кәефен, дустанә мөнәсәбәтен аңлата.

Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.

Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра.

Төсләрнең символик мәгънәләре:

Алтын төсе – Татарстан җиренең матурлыгын, муллыгын күрсәтә.

Яшел төс – яз яшеллеге, Татарстан яңаруы.

Ак төс – Татарстан гражданнарының уй-фикер пакълыгы.

Кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, куәте.

Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.

III

Дәүләт гимны

Тыңларга

Рөстәм Яхин көе, Рамазан Байтимеров сүзләре

0:000:57
  1. Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
  2. Халкым тели изге теләкләр!
  3. Гомерлеккә якын туган булып
  4. Яши бездә төрле милләтләр.
  5. Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
  6. Данлы илем, үзең бер дастан!
  7. Синдә генә безнең язмышыбыз,
  8. Республикам минем, Татарстан!
  1. Цвети, священная земля моя,
  2. Да будет мирным твой небосвод!
  3. Единый дом у нас, одна семья,
  4. Живет в согласии наш народ.
  5. Богатый мудростью седых веков,
  6. Надеждой, верою ты нам стал,
  7. И пусть хранит тебя моя любовь,
  8. Моя Республика, мой Татарстан!

Гимн

Татарстан Республикасы дәүләт гимны тексты һәм көе төрле вакытларда кабул ителде.

Татарстан Республикасы гимны авторы, фронтовик-шагыйрь – Рамазан Байтимеров. Гимн сүзләре 2013 елның 21 февралендә шагыйрь вафатыннан соң гына расланды.

2013 елга кадәр гимн сүзсез генә кулланылды. “Туган ягым” көенең авторы – композитор Рөстәм Яхин. Көйне Татарстан Республикасының дәүләт гимны буларак кабул итү турында Югары Совет карары 1993 елның 14 июлендә кабул ителде. Композитор исә, 1993 елның 23 ноябрендә вафат була.

Татарстан гимны ике телдә язылган, татар телендәгесе – 33, рус телендәгесе 39 сүздән тора. Татарстан гимнының сүзләрен русчага Филипп Пираев тәрҗемә иткән.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны аягүрә басып тыңлана.

IV

Конституция

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6нчы ноябрендә кабул ителде.

Конституция җиде кисәктән гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Конституциясе тексты белән Татарстан Дәүләт Советы сайтында таныша аласыз.

Халыклар

Татарстан халыклары

Татарстан нәрсәсе белән дан тота дип сораганда, ул исемлектә җаваплар арасында, һичшиксез, “күп милләтлелеге белән” дигән җавап та булырга тиеш. “Республикада 170тән артык милләт вәкиле дуслыкта һәм татулыкта яши”, - дип, без һәр чарада, шул исәптән, илкүләм һәм халыкара вакыйгаларда да горурланып әйтәбез.

Күп милләтлелек – Татарстанның зур хәзинәсе. Һәр халык үзенең милли гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, җыр-биюләрен һәм һөнәрләрен саклап кала алган. Иң мөһиме – республикада үткәрелә торган милли бәйрәмнәр хәзер инде һәркем өчен уртак бәйрәмгә әйләнде. Сабан туе, Уяв, Каравон, башкасы дисеңме – һәркайда төрле милләт вәкилләре бер-берсенең традициясен өйрәнә, биюләрен, җырларын кабатлый. Ә дини бәйрәмнәрдә үзара котлашып, җылы теләкләрен юллыйлар.

2026 ел илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Татарстанда бер түбә астында дус яшәгән кайбер иң күпсанлы халыкларның милли үзенчәлекләренә тукталыйк.

170+милләт
Башка халыклар
Исәнмесез!

Татарлар

2 091 175кеше

Бөтенроссия җанисәп мәгълүматлары буенча, республикада 2,1 млн га якын татар, шул исәптән 25189 керәшен исәпләнә. (2 091 175 татар барлык халыкның 53,6 процентын тәшкил итә (Татарстанстат – Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы мәгълүматлары буенча). “Татар мәдәниятенең үзенчәлеге – аның дөньяга ачык булуы, башка халыклар мәдәниятләре белән үзара ярашып, “гадәт вә әхлак алмашып” үсүе. Татарларның милли мәдәнияте милли үзаңнан башка яши алмый, ә милли үзаң исә үз халкыңның тамырларын һәм рухи хәзинәләрен аңлы рәвештә кабул итүдән ярала”, – дигән юллар бар “Татарлар: гамәл стратегиясе”ндә. Татар халык тәрбиясенең үз кыйммәтләре бар: өлкәннәргә хөрмәт, белемгә, хезмәт сөючәнлеккә, намуслылыкка омтылу. Тәрбия әхлакый нормаларны һәм тормыш тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруга корыла.

Татар халкының милли гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре табигатькә, игенчелек циклына, дини традицияләргә, күмәк өмәләргә нигезләнгән. Алар халыкның бердәмлеген, кунакчыллыгын һәм тарихи мирасын чагылдыра.

Карга боткасыяз башында, табигать уянганда үткәрелә торган борынгы бәйрәм. Бигрәк тә балалар өчен оештырыла: алар өйләрдән ярма, май җыеп, табигать куенында ботка пешерәләр һәм каргаларны сыйлыйлар.

Каз өмәсекөз ахырында яки кыш башында казларны эшкәртү вакытында үткәрелә торган күмәк хезмәт бәйрәме. Бу чорда яшьләр җыелып эш эшли, җырлый, уеннар уйный һәм пар сайлый.

Нәүрүзтатарларның исламга кадәрге чордан калган яңа ел (язгы көн белән төн тигезләшкән көн) бәйрәме. Көнчыгыш традицияләре нигезендә язны каршылау өчен үткәрелә.

Сабан туетатар халкының язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәме.

Сабан туе алдыннан бүләк җыю гадәте бар. Бәйрәмгә бер-ике көн кала яшьләр өйләрне әйләнеп чыга. Халык чигелгән сөлгеләр, яулыклар, өйдә пешерелгән ризыклар, йомырка, сувенирлар бүләк итә – болар барысы да ярышлар өчен приз фондына әверелә.

Сабан туенда милли көрәш, чүлмәк вату, аркан тарту, колгага менү һәм башка төрле ярышлар оештырыла, ат чабышлары үткәрелә.

Аулак өйтатар халкы йолаларының күркәм гореф-гадәте. Йорттан өлкәннәр китеп, өй бушаган кичне яшь кызлар каз канаты сызырырга, йон эрләргә яки башка күмәк эшкә дип, өмәгә җыелыша. Бу вакытта гармуннар белән егетләр тәрәз чиртә һәм кызларның игътибарын шаярулы такмаклар белән җәлеп итә. Аулак өйләрдә яңа мәхәббәт тарихлары да язылган.

ҖыенТатар халкының борынгы милли җыелышы һәм бәйрәме. Элек анда мөһим иҗтимагый мәсьәләләр хәл ителгән, хәзер ул туганнарның һәм авылдашларның очрашу бәйрәме буларак уздырыла.

Татар мәдәниятендә милли традицияләр дини (ислам) бәйрәмнәр белән тыгыз үрелеп барган

Ураза бәйрәме (Гайд-аль-Фитр)Рамазан аеннан соң килүче бөек дини бәйрәм. Традицион рәвештә мәчетләрдә бәйрәм намазлары укыла, өйләрдә милли ризыклар пешерелә, кунаклар кабул ителә.

Корбан бәйрәме (Гайд-аль-Адха)хаҗ кылу чорына туры килүче, Аллаһка якынаю һәм мохтаҗларга ярдәм итү билгесе булып торган дини бәйрәм. Бу көнне саваплы эшләр кылалар, корбан ите белән сыйланалар.

Татар халкында, шулай ук, сөннәткә утырту, балага исем кушу, никах туе кебек милли йолалар бар.

Татарстанда төрле халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калуга мөмкинлекләр тудырыла. Татарстан Дәүләт Советы Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да утырышларның берсендә хәтта аз санлы халыкларның да туган телләрне өйрәнергә теләүләре турында әйткән иде.

Татарстанда яшәүче халыкларның милли үзенчәлекләренә, үзләренә генә хас асыл сыйфатларына зур игътибар бирелә. Яшәсен күп милләтле Татарстан халкы!

https://tatarica.org/ ; https://100tatarstan.ru/ ; https://addnt.ru/; https://kitap.tatar.ru/ ТР Милли электрон китапханәсе мәгълүматлары файдаланылды.

Республика юлы

1990 2026

“Мин яратам сине, Татарстан!” дип җырлый Салават Фәтхетдинов. Безнең республиканы яратмаслык мени?! Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язганча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында явып кына калмый, әле икътисады да гел үсештә булып, авыл хуҗалыгы, мәдәнияте, фәне, башка өлкәсе дә гөрләп тора бездә. Ә җылы караш, кунакчыллыкны әйтеп тә торасы юк: моны Татарстанда зур халыкара чаралар һәрдаим уздырылып торуы да, республикага килгән кунакларның кайтавазлары да раслый.

30 август

Татарстан Республикасы көне.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм РСФСР халык комиссарлары советы (СНК РСФСР) 1920 елның 27 маенда ТАССР төзелү турында декретны имзалый. Дөресрәге, башта ул Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) дигән атама астында барлыкка килә.

1920

25 июньдә – республикабыз тарихында шулай ук бик мөһим дата. Бу көнне губерна башкарма комитеты вәкаләтләре – бөтен хакимият ТАССР Вакытлы Революция Комитетына тапшырыла. Бу көн республикабызның яңа дәүләт статусын гамәлгә кертү көне булып санала.

1990

30 августта - ТАССР Югары Советы “Татарстанның дәүләт суверенитеты турында” декларациясен кабул итә һәм республика атамасын “Татарстан Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы”на үзгәртә.

1991

республика өчен мөһим борылышлар чоры башлана.

12 июньдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайлана. «Ул вакытта мөһим вакыйгалар күп булды, алар барысы да безнең йөрәк аша узды, башкача була да алмый иде. Бу – тулы бер ачышлар чоры, беренче Президентның республикада һәм тулаем илдә билгесез яңа чынбарлыкта беренче адымнары булды”, - дип билгеләп уза Минтимер Шәймиев массакүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында.

1992

21 апрельдә - РСФСР халык депутатлары җыены Татарстан Республикасы атамасын раслый һәм РСФСР төп канунына тиешле үзгәрешләрне кертә.

ТАССР Югары Советы Президент Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Конституция комиссиясен төзи, аларга бергәләп республика Конституциясен әзерләү кирәк була. Шулай итеп, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителә.

1990 → 2026

Уңышлар

Икътисад

СССР таркалганнан соң, Татарстан, бөтен ил кебек үк, күпмедер вакыт кризис кичерә. Үзәкләштерелгән планлы система җимерелә, ресурслар кытлыгы барлыкка килә, җитештерү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм транспорт өлкәләрендә авырлыклар була, инфляция, бәяләр үсеше, хезмәт хаклары тоткарлану кебек проблемалар калкып чыга. 1990 нчы еллар уртасына вәзгыять тотрыклана башлый.

Бу елларда Татарстан карамагына 100дән артык сәнәгать, төзелеш һәм транспорт оешмасы һәм предприятиесе күчә. Республика җитәкчелеге зур базарга “йомшак кына керү” юлыннан китә. Бөтен көч халыкның көнкүреш дәрәҗәсе начараюны булдырмау һәм җитештерү потенциалын мөмкин кадәр саклап калуга юнәлтелә. Тышкы базарда нефть сатудан алынган акчалар төп туклану продуктлары һәм төрле хезмәтләр өчен бәяләрнең кисәк үсешенең амортизаторлары ролендә була.

«Татнефть» 1990нчы еллар уртасына Россиядә әйдәп баручы нефть компанияләренең берсенә әверелә. Республика чит илләрдән инвестицияләр җәлеп итә башлый. Татрстанда машина төзү, нефть һәм газ комплексы, оборона комплексы үсеш ала.

Алга таба Татарстанның төрле тармакларда үсешенә кыскача күзәтү.

Дөнья сәхнәсендә

Татарстан һәм дөнья

1991–2026 еллар аралыгында Татарстан Россиянең халыкара элемтәләр коруда иң актив төбәкләренең берсенә әверелде. Республикада спорт, мәдәният, икътисад, мәгариф һәм ислам дөньясы белән хезмәттәшлек өлкәләрендә күп кенә әһәмиятле халыкара чаралар уздырылды.

Универсиада 2013160+ илдән
FINA 20156,8 млрд телекарау
WorldSkills 201963 ил килде
BRICS 202420+ дәүләт башлыгы

Флагман вакыйгалар

Халыкара Казан

2013

6–17 июль көннәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада

  • Казан Универсиадага алты ел әзерләнде. Шәһәрдә 30дан артык яңа спорт объекты төзелде, юллар һәм аэропорт яңартылды. Универсиада авылы сафка бастырылды. Универсиада үзеннән соң зур мирас калдырды: Универсиада авылы студентлар кампусы булып хезмәт итә башлады, ә спорт корылмаларында Казанда яшәүче балалар һәм яшүсмерләр, профессионаллар төрле спорт төрләре белән шөгыльләнә.
  • Ярышларда 160тан артык илдән 11 меңнән күбрәк спортчы катнашты.
  • Универсиада ачылу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.
  • Яңа төзелгән «Казан Арена» стадионында ачылыш тантанасында меңләгән артист һәм спортчы катнашуында зур тамаша күрсәтелде.
  • Универсиада программасына 27 спорт төре кертелде һәм 351 медаль комплекты уйнатылды.
  • Уеннарны үткәрүдә якынча 20 мең волонтёр ярдәм итте. Алар кунакларны каршы алды, спортчыларга һәм тамашачыларга булышты. Иң өлкән волонтерга – 77 яшь.
  • Универсиада ярышларын дөньяның 100дән артык илендә трансляцияләделәр. Миллиардлаган кеше Казан турында белде. Универсиада Казанны халыкара спорт башкалаларының берсе итеп танытты.
  • Универсиада көннәрендә Игенчеләр сарае каршында «Универсиаданың мәдәни паркы» эшләде. Анда көн саен Татарстан районнарының мәдәни программалары, театр тамашалары, бию чыгышлары, халык һөнәрчелеге күргәзмәләре һәм төрле интерактив мәйданчыклар оештырылды. Парк сәгать көндезге 12 дән төнге 23кә кадәр ачык булды һәм берьюлы 30 меңгә кадәр кунакны кабул итә алды.
  • Cirque du Soleil (Цирк дю Солей) ачык һавада махсус Универсиада өчен әзерләнгән тамашасын күрсәтте.
  • Универсиада уты космоста булды. Уеннар утының символик эстафетасы Халыкара космик станциядә дә үткәрелде. Бу Универсиада тарихындагы иң үзенчәлекле проектларның берсе санала. Ут бөтен дөнья буенча сәяхәт итте. Универсиада уты 150 мең километрдан артык юл үтеп, күп илләрдә һәм Россия шәһәрләрендә булды, аннан соң Татарстан районнары аша Казанга кайтарылды.
  • Факелнең формасы очраклы түгел. Ул татар орнаментындагы лалә чәчәген һәм латинның U хәрефен берләштереп эшләнгән.
  • Универсиада хөрмәтенә Казанда яңа Универсиада проспекты барлыкка килде.

Казанда һәрчак уза торган чаралар

Даими вакыйгалар

01

KazanForum

ислам илләре белән икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекнең төп мәйданы.

02

РОСТКИ: Россия – Кытай

форумы.

03

АГРОВОЛГА

АГРОВОЛГА — авыл хуҗалыгы буенча халыкара күргәзмә. «АГРОВОЛГА» — бик яшь, ләкин инде халыкара күргәзмә.

04

Нефть-газ-химия форумы

Татарстан нефть-газ-химия форумы — энергетика һәм химия тармагындагы халыкара белгечләрне җыя.

05

АСЕАН форумы

2026 ел – АСЕАН форумы.

06

Кулланучылар кооперациясе

Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы 2026 елның 8–10 июлендә узды һәм берьюлы ике истәлекле датага багышланды: Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллы

1991–2026 елларда Татарстан үзен халыкара спорт үзәге, ислам дөньясы белән хезмәттәшлек мәйданы, эре икътисади форумнар үткәрүче төбәк, мәдәни һәм мәгариф проектларының мөһим үзәге итеп танытты.

Фотохроника

Тарихи кадрлар

Татарстанның мөһим мизгелләре – республика тормышы, бәйрәмнәр һәм казанышлар. Уң яктагы укка басып карагыз.

Республика җитәкчелеге. 1990нчы еллар
Сөембикә манарасына ярымай кую. 1990 ел
Президент сараена дәүләт гербы урнаштыру. 1992 ел
Болгар җыены. 1992 ел
Казан, Ирек мәйданы. 1994 ел
Татарстан Республикасына 5 ел. 1995 ел
Татарстан Республикасына 5 ел. 1995 ел
Республика көне уңаеннан ат чабышлары. 1995 ел
Татарстанның 5 еллыгын бәйрәм итү. 1995 ел
Татарстанның 5 еллыгын бәйрәм итү. 1995 ел
Татарстанның 5 еллыгын бәйрәм итү. 1995 ел
1996 елда Татарстанга 6 ел тулу уңаеннан Хөррият стеласы ачыла.
Казан метрополитены төзелешен башлау тантанасы. 1997 ел, 27 август. Фото: казметрострой.рф/history
Казан метрополитенының беренче линиясе төзелеше. 1998 ел. Фото: казметрострой.рф/history
2002 елда Татарстан Республикасы көненә Россия Президенты Владимир Путин килә
2003 елның 30 августында Сөембикә манарасы эчендә яшел ут кабына. Казан ханлыгы вакытын хәтерләткән, театральләштерелгән тамаша күрсәтелә.
Казанның меңьеллыгын үткәрү тантанасы. 2005 ел
Казанның 1000 еллыгына Россия Президенты Владимир Путин да килә, ул кунакларны татарча котлый. 2005 ел
Кол Шәриф мәчете ачылу тантанасы. 2005 ел, август
Казан метросы ачылышы. 2005 ел
2008 елда Казан 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада уеннарын уздыру хокукын яулый.
2010 елда Татарстан Республикасы Президенты булып Рөстәм Миңнеханов сайлана.
2013 елгы Универсиадага 162 ил вәкилләре килә.
2013 елгы Универсиада уеннары ачылу тантанасы.
2015 елда Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис шәһәре ачыла.
2017 елда Болгар Ислам академиясе ачыла
2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионатының алты матчы үтә
2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты уза
2020 елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы билгеләп үтү. 2022 ел
2024 елның октябрендә Казанда БРИКС саммиты узды. Чарага 33 илдән делегатлар килде.
2024 елда Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды
2024 елда Казанда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узды
Казанда беренче мәртәбә «Алтын битлек» театр премияләрен тапшыру тантанасы узды. 2025 ел
2026 елда Казанда ЦУМ бинасын яңарттылар. Хәзер монда Уникаль осталык үзәге эшли
2026 елның июнендә Казанда «Россия-АСЕАН» саммиты узды. Халыкара чарада 13 ил делегациясе катнашты.
01 / 36

Республика җитәкчелеге. 1990нчы еллар